ТЕЛМӘР ҮҘЕНСӘЛЕКТӘРЕ
Балалар фольклоры
Әбей,ут бир!
Бура эчендә йәки бүлмәдә уйнала торган почмак алыш уены.Балалар бүлмәнең почмакларына басалар.Алар "әби "була.Берәү уртала кала һәм почмактагыларның бересенә барып: "Әбей,ут бир,"-тип әйтә.Ул:"Әнә тегенән сора,"-тип бүтәнгә төртөп күрсәтә.Ут сорап йөрөүче шулай йөрөгән чакта калган балалар бер-бересе белән почмакларын алмашалар.Ут сораучы тиз генә бер урынны алып калырга тырыша.Керә алса,урынсыз калган бала ут сораучы булып кала.Уен шулай дәуам итә.
(Яңауыл районы Акылбай ауылынан Фаршатова Мәдинә(1929 й) әбейҙән яҙып алдым)
Һүҙлек .
почмак-мөйөш
Шунан соң ничек?
Балалар түгәрәк ясап утыралар.Араларынан берәү:
-Мин бер вакыт урманга баргач,айыу га очрадым.Айыу кисәк кенә...-тигәндә хикәйәсен туктата да берәй бала алдына килә лә:
-Шунан соң ничек?-тип сорай.
Ул хикәйәне өзелгән жиренән тиз генә ялгап алып китергә тиеш. Сөйләп алып киткән бала тагын хикәйәсен туктата да бер уйнаучы алдына килеп басып:
-Шунан соң ничек?-ти.Теге бала сөйләп китә алмаса, аңа жаза бирелә.
(Яңауыл районы Аҡылбай ауылынан Йосопова Насиха(1928 йылғы) әбейҙән яҙып алдым.)
Һүҙлек.
кисәк -ҡапыл